Азнакай муниципаль районында төбәк әһәмиятендәге Рус Акташы-Азнакай автомобиль юлының 64 км участогы ябылуы 15 нче ноябрьгә кадәр озайтылды. Биредә ремонт дәвам итәчәк.
Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Әлмәт-Азнакай»-Кәкре Елга-«Азнакай-Тымытык- Күктәкә», Азнакай- Дүсем, Азнакай шәһәрен урап узу юлы һәм Әлмәт-Азнакай автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.