Тукай районында төбәк әһәмиятендәге Яр Чаллы-Сарман-Казаклар-Теләнче Тамак автомобиль юлының 4,4 км дан 7,4 км га кадәр өлешенең вакытлыча ябылуы 30 ноябрьгә кадәр озайтылды. Биредә ремонт дәвам итәчәк.
Урап узу өчен «Яр Чаллы-Сарман»-Теләнче Тамак, Яр Чаллы-Сарман, «Яр Чаллы-Сарман»-Казаклар-Теләнче Тамак автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.