Казанда 2018 елның 16-18 октябрь көннәрендә «Юл 2018» дип аталган махсуслаштырылган күргәзмә узачак

2018 елның 21 сентябре, җомга

Федераль юл агентлыгының автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге («ИНФОРМАВТОДОР») «Юл 2018» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашырга чакыра.

«Юл 2018» махсуслаштырылган күргәзмә 2018 елның 16-18 октябрь көннәрендә «Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

Масштаблы чара Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы һәм Федераль юл агентлыгы ярдәме белән Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелә.

Күргәзмәне Федераль юл агентлыгының автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге («ИНФОРМАВТОДОР») оештыра.

Чарада катнашу өчен аккредитация күргәзмә сайтында http://doroga2018.ru/press 2018 елның 5 октябренә кадәр ачык.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International