Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 248 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 130 рейс башкарылган, шул исәптә 24 чартер, 38 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4844 кеше килгән, 4765 пассажир киткән.
21 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көндез явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +15 - +20 градус.