Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 116 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 119 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 24 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4356 кеше килгән, 4181 пассажир киткән.

19  нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 18 метрга кадәр. Температура: +9 - +14 градус.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International