Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 132 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 109 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 35 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4982 кеше килгән, 5103 пассажир киткән.

18  нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән яңгыр, җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан. Температура: +14 - +19 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International