Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Инструментальная урамында ремонт эшләре башланды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Татарстанның алдынгы подрядчы оешмаларының берсе - «Каздорстрой» ААҖ Казанда Инструментальная урамын ремонтлауга кереште.

Ремонт барышында 22 нче номерлы йорттан алып Бердәмлек урамына кадәр, Вяземская урамыннан кереп Инструментальная урамының 22 нче номерлы йортына кадәр 412 м озынлыктагы өлешне ремонтлау планлаштырыла. Бу урамда автотранспорт хәрәкәтенең интенсивлыгы түбән,  шуңа күрә 1965 кв.м мәйданда юл катламы вак ташлы асфальт-бетоннан җәеләчәк. Шулай ук борт ташлары алмаштырылачак һәм юл билгеләре куелачак.

Хәзерге вакытта борт ташларын демонтажлау, вак таштан юл катламы җәю буенча эшләр башкарылган.

Инструментальная урамы Казанның Совет районы Дәрвишләр бистәсендә урнашкан һәм 3 урам - Баш, Ял һәм Бердәмлек урамнары белән кисешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International