Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Имәнлек урамы төзекләндерелде

2018 елның 14 сентябре, җомга

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Имәнлек урамының 1,73 км озынлыктагы өлешенә ремонт ясалган. Ремонт барышында 40 000 кв.м мәйданда искесен салдырып югары сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетонның яңа катламы җәелгән, 10 600 кв.м мәйданда тротуарлар ремонтланган. Шулай ук борт ташлары алмаштырылган, җәяүлеләр кичү перильләре булдырылган, 228 юл билгесе һәм 4 тукталыш павильоны урнаштырылган, югары чыдамлы термопластиктан юл тамгасы төшерелгән.  

Эшләрнең генераль подрядчысы булып, Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе - «Алексеевскдорстрой» ААҖ тора.

Исегезгә төшерәбез, Имәнлек урамы ремонт планына юлларның техник торышы һәм агломерация халкының «Халык контроле», Бөтенроссия Халык Фронтының «Җимерек юллар картасы» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләре нигезендә кертелгән.

Имәнлек урамында аптекалар, 18 нче номерлы шәһәр сырхауханәсе, стоматология поликлиникасы, «Восхождение» реабилитация үзәге, ветеринария үзәге, 3 балалар бакчасы, 150 нче номерлы рус-татар мәктәбе, 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе, Россия Федерациясе Федераль миграция хезмәте идарәсенең Казан шәһәре Идел буе районындагы бүлеге, төзелеш оешмалары, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре урнашкан. Терегулов, Жимешле (Плодопитомник), Затлы, Габишев, Зорге һәм Җиңү Проспекты урамнары белән кисешә. Урам исеме якында гына күптән түгел төзелгән Казан метрополитены станциясенә дә бирелде - ул Имәнлек һәм Фучик урамнары арасында, Зорге урамы буенда урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International