«Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе 13 нче сентябрьдә 13.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Казан-1 станциясе вокзалында Пассажирлар көнен оештыра. Акция вакытында барлык теләүчеләр дә шәһәр яны тимер юл комплексы эше турында фикерләрен калдыра алачак.
«Казан» милли-мәдәни үзәгенең татар эстрадасы йолдызлары концертының акция вакытында беренче тапкыр булуы. Программада Татарстан Республикасының атказанган артистлары Айдар Габдинов, Алинә Шәрипҗанова һәм «Зө-ләй-лә» төркеме, халыкара конкурслар лауреаты Ясмин, «Казан» бию ансамбле, «Веселые волгари» ВИА һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.
Концерт Казан-1 станциясе янындагы мәйданда узачак. Башлана 13.30 сәгатьтә. Керү ирекле.
Пассажирлар көне шулай ук Алатырь станциясендә 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Васильево 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, Кизнер 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр һәм 08.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр Сарапул станцияләрендә була. Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.