12-30 сентябрьдә Әгерҗе-Юдино участогында капиталь ремонт булу сәбәпле, кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

12-30 сентябрьдә Әгерҗе-Юдино участогында капиталь ремонт булу сәбәпле, кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.

12, 13, 14, 17, 18, 19, 22, 23, 24, 27, 28, 29 сентябрь көннәренә түбәндәге үзгәрешләр планлаштырылган. 6379 нче номерлы Кизнер-Нократ Аланы шәһәр яны поезды җәдвәлдән чыгарыла. 6374 нче номерлы Вятские Поляны-Ижевск шәһәр яны поездының маршруты кыскара: поезд үзгәргән җәдвәл белән Кизнер-Ижевск маршруты буенча хәрәкәт итәчәк - Кизнер станциясеннән 15.55 кузгалачак, Ижевск станциясенә 19.11 килә. Шулай ук бу чорда 6371 нче номерлы Ижевск - Кизнер (Ижевск станциясеннән 07.38 нче кузгалып китә, Кизнер станциясенә 11.13 килә), 6373 нче номерлы Ижевск-Кизнер (Ижевск станциясеннән 17.48 кузгалып китә, Кизнер станциясенә 21.15 килә) поездларының җәдвәлләре үзгәргән.

15, 16, 20, 21, 25, 26 сентябрьдә 6374 нче номерлы Нократ Аланы-Ижевск шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк: Нократ Аланы станциясеннән 14.08 кузгалып китә, Ижевск станциясенә 19.11 килә.

13-30 сентябрьдә 6933 нче номерлы Ижевск-Кизнер шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк: Ижевск станциясеннән 06.39 нчы кузгалып китә, Кизнер станциясенә 09.30 килә.

12-30 сентябрьдә 6934 нче номерлы Кизнер-Ижевск шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк: поезд Кизнер станциясеннән 09.46 кузгалып китә, Ижевск станциясенә 12.32 килә.

12-29 сентябрьдә түбәндәге шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрә:

6424 нче номерлы Казан-Сосновка поезды (Казан станциясеннән 12.13 кузгалып китә, Сосновка станциясенә 15.49 килә); 6935 нче номерлы Ижевск-Кизнер поезды (Ижевск станциясеннән 17.20 кузгалып китә, Кизнер станциясенә 20.35 килә); 6936 нчы номерлы Кизнер-Ижевск поезды (Кизнер станциясеннән 21.02 кузгалып китә, Ижевск станциясенә 23.46 килә).

Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-97-625-04-33 телефоны буенча, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында тәүлек буе алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International