Бүген "Бигеш" аэропортыннан Краснодарга рейсы старт алды

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

10 нчы сентябрьдә «Азимут» авиакомпаниясе «Краснодар – Түбән Кама – Краснодар» маршруты буенча беренче даими рейс башкарды.

Традиция буенча аэропорт һәм авиакомпания яңа рейс пассажирларын котладылар: Бигеш терминалында бүләкләр уйнатып һәм бәйрәм фуршеты белән тантаналы чара оештырылды, ә беренче билет сатып алган пассажирга «Азимут» авиакомпаниясе теләсә нинди маршрут буенча бушлай очышка сертификат тапшырды.

Кызгылт сары төстәге тасманы (ташучының фирма төсләрендә ясалган) тантаналы рәвештә кискәннән соң, беренче рейстагы 103 пассажир кояшлы Краснодарга юл алды.

Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә «Азимут» авиакомпаниясе «Бигеш» аэропортыннан берьюлы ике рейс ача: 10 сентябрьдән - Краснодарга, 13 сентябрьдән - Ростов-на-Дону шәһәренә.

Яңа рейслар төбәк һава транспортында пассажирлар йөртүне үстерү федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Минималь тариф бер якка, җыемнарны исәпкә алып, 888 сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International