9 сентябрьдә «Содружество» шәһәр яны компаниясе Татарстан Республикасы велосипедчылары берлеге белән берлектә Свияжск утрау-шәһәренә велотур оештыралар. Барлык теләгән кеше велотурда катнаша ала. Алдан теркәлү таләп ителми. Катнашучылар 9.00 сәгатьтә Казан-1 тимер юл вокзалы бинасы янында җыела. Төркем 10.30 сәгатьтә Свияжск станциясенә кадәр шәһәр яны поезды белән китәчәк. Свияжск станциясеннән утрауга кадәр - велосипедларда бару. Чара Свияжск утравында 16.00 сәгатькә кадәр бара. Казанга төркем шул ук маршрут белән җибәрелә.
Велотурда катнашучыларның барысы да велосипедны җыелган рәвештә бушлай алып бара алачак. Пассажирлар уңайлыгы өчен 6355 нче номерлы Казан-Свияжск һәм 6308 нче номерлы Свияжск-Казан шәһәр яны поездлары велосипедлар алып бару өчен махсус беркеткечләр белән җиһазландырылган. «Содружество» компаниясе шәһәр яны поездларында ике тәгәрмәчле транспортны алып бару өчен уңайлыклар тудыруны планлаштыра.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-97-625-04-33 телефоны буенча, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында тәүлек буе алырга була.