«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында Казан агломерациясендә ремонт 90% башкарылган

2018 елның 31 августы, җомга

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча йомгаклар ясалды. 31 нче августка алынган мәгълүматларга караганда, Казанда 26 объектта ремонт тулысынча төгәлләнгән. Аерым алганда, Петербург, Нигъмәтуллин, Павлюхин, Сибгат Хәким, Дементьев урамнары, Меңьеллык Мәйданы, Ленин дамбасы, Әмәт магистрале, Оренбург тракты, Копылов урамы буенча җирле йөрү урыны һәм Копылов, Клара Цеткин, Главная, Михаил Миль, Курчатов, Ломжа, Тимирязев, Олег Кошевой, Короленко, Бари Галиев, Рылеев, Эшчеләр урамнары буенча тротуарлар яңартылды. Шулай ук 4 светофор объекты урнаштырылды.

Павлюхин, Восстание, Дубравная, Воровский, Даурия һәм Башлангыч урамнарын асфальтлау тәмамланды. Биредә юл хәрәкәтен оештыручы (юл билгеләре, коймалар) техник чараларны урнаштырасы калды. Искра, Шуртыгин, Академик Глушко, Вяземская, Петр Алексеев урамнарында ремонт эшләре башланды.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты буенча Казан агломерациясендә ремонт эшләренең гомуми үтәлүе 90% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International