«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Петр Алесеев урамы тулысынча ремонтланган

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

2018 елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Петр Алексеев урамында ремонт эшләре башланды.

Ремонтлыйсы участокның озынлыгы 200 м тәшкил итә. Ремонт барышында 1253 кв.м мәйданда искесен салдырып яңа катлам асфальт-бетон катламы җәеләчәк, борт ташлары алмаштырылачак. Горизонталь юл тамгаларын төшерү һәм юл билгеләрен алыштыру планлаштырылган. Бүген юл эшчеләре гамәлдәге асфальт-бетон катламын фрезерлауны һәм борт ташларын сүтүне тәмамладылар.

Генераль подрядчы булып «Каздорстрой» ААҖ тора.

Исегезгә төшерәбез, Петр Алексеев урамы Казанның Совет районында урнашкан һәм Искра урамы белән кисешә. 3 номерлы йортта «Татаркино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International