«Бигеш» аэропортында 500 000 нче пассажир теркәлгән

2018 елның 28 августы, сишәмбе

27 августта «Бигеш» аэропортында «Аэрофлот» авиакомпаниясенең Мәскәүгә SU 1681 рейсында  2018 елның 500 000 нче пассажиры теркәлгән.

Аэропорт узган елның рекордына өч ай алдан иреште, ул чакта хезмәт күрсәтелгән ярты миллион пассажирлар планкасына 29 ноябрьдә чыгылды.

Бигештә хәзер пассажирлар агымының иң актив үсеш этабы, бу узган еллар динамикасы буенча күзәтелә: шулай итеп, 2016 ел нәтиҗәләре буенча аэропорт 380 997 пассажирга хезмәт күрсәткән, 2017 елда - 587 775. Планда 2018 ел ахырына хезмәт күрсәтелгән пассажир санын 700 000 җиткерү.

Якын киләчәктә аэропорт җәдвәле берьюлы берничә яңа рейслар белән  тулыланачак: «Азимут» авиакомпаниясе очышларны Бигештән Краснодар һәм Ростов-на-Дону шәһәрләренә башкарарчак, ә «РусЛайн» авиакомпаниясе «Түбән Кама – Түбән Новгород – Санкт-Петербург» маршруты буенча рейслар ачачак.

Агымдагы елда «Бигеш» аэропортында 8500 квадрат метр мәйданлы һәм сәгатенә 200 пассажир уздыру сәләтенә ия булган МВЛ терминалының яңа бинасын төзү башланачак. Икенче терминалны файдалануга кертү 2020 елда планлаштырыла. Алдагы инфраструктур үзгәрешләр аэропорт өчен маршрутлар челтәрен киңәйтү, яңа партнерлар җәлеп итү өчен һәм пассажирлар агымын арттыруга өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International