Тукай районында «Яр Чаллы-Сарман» - Казаклар - Теләнче-Тамак автомобиль юлы 30 сентябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте өчен ябыла

2018 елның 28 августы, сишәмбе

ТР Тукай муниципаль районында 30 сентябрьгә кадәр «Яр Чаллы-Сарман» - Казаклар - Теләнче-Тамак автомобиль юлының  5,2 чакрымыннан алып 6,2 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябык.

Автомобильчеләргә урап үтү өчен төбәк әһәмиятендәге «Яр Чаллы-Сарман» - Казаклар - Теләнче-Тамак, Яр Чаллы-Сарман һәм «Яр Чаллы-Сарман» - Теләнче-Тамак автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган урау юл схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International