Дәрвишләр бистәсендә Вяземская урамы участогын ремонтлаячаклар

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Әйдәп баручы юл оешмаларының берсе - «Каздорстрой» ҖЧҖ Казанда Вяземская урамын ремонтлауны дәвам итә. Эшләр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында алып барыла. Ремонт барышында урамның 400 м озынлыктагы өлеше ремонтланачак, биредә яңа тротуарлар барлыкка киләчәк һәм борт ташлары алмаштырылачак. Хәзерге вакытта юл эшчеләре асфальт-бетон катламының тигезләүче һәм югары катламнарын җәйделәр, тротуарларны һәм борт ташларын сүттеләр.

Вяземская урамы Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан, Баш, Ял, Совет һәм Бердәмлек урамнары белән кисешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International