Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Казанда Red Bull Air Race һава юлы белән узышу буенча дөнья чемпионаты этабының «авиагонки – формула-1» дисциплинасын оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Федераль һава транспорты агентлыгы җитәкчесе Александр Нерадько уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Федераль һава транспорты агентлыгының Идел буе төбәкара территориаль һава транспорты идарәсе җитәкчесе Валерий Шубин, «Казанская региональная поисковая база» ФКУ директоры Олег Рябченко, Татарстан дәүләт авиация күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Сафин, «Госкорпорация по ОрВД» ФГУП «Татаэронавигация» филиалы директоры Николай Мошкин, «Дирекция спортивных и социальных проектов» генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар очышларның иминлеген тәэмин итү, ярышларга әзерлек статусы, оештыручыларның Red Bull Air Race чорында һава киңлекләре белән файдалану өлешендә хезмәттәшлек итүләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Казан 2018 елгы Red Bull Air Race һава юлы белән узышу буенча дөнья чемпионаты этабының «авиагонки – формула-1» дисциплинасын үткәрә. Ярышлар 25-26 августта Казансу елгасы акваториясендә «Миллениум» күпере һәм Кремль дамбасы арасында узачак.