Tour de Tatarstan 2018» велоузышлар үтү вакытында 26 августта Р-239 “Казан-Оренбург” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2018 елның 24 августы, җомга

26 августтан Татарстанда “TIMERMAN” спорт чаралары кысаларында «Tour de Tatarstan 2018» велоузышлар буенча бөтенроссия ярышлары үтә. Велоузышлар үтү вакытында 9.00 сәгатьтән алып 15.00 сәгатькә  кадәр Әлмәт муниципаль районында федераль әһәмияттәге Р-239 “Казан-Оренбург” автомобиль юлы буйлап хәрәкәт чикләнәчәк.

Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Әлмәт-Чупаев һәм Әлмәт-Лениногорск автомобиль юллары тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International