Бүген Кукмарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсе үтте. Шәһәр һәм районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә яктылык кайтаручы «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» билгеләр комплектлары тапшырылды. Яңа уку елы башланыр алдыннан билгеләр Татарстанның булачак беренче сыйныфка баручы балаларына биреләчәк. Барлыгы республикада 2018 елда беренче тапкыр мәктәпкә 51 мең бала барачак.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин беренче сыйныфка баручыларга махсус билгеләр ясау инициаторы булды. Билгеләрне рюкзакка һәм өске киемгә ябыштырып була. Бу укучылар хәрәкәтенең куркынычсызлыгын күтәрергә ярдәм итәчәк.