«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Рылеев урамы тулысынча ремонтланган

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Рылеев урамында тулысынча ремонт ясалган. Ремонт барышында 4 797 кв.м мәйданда яңа катлам югары сыйфатлы асфальт-бетон җәелгән, юл читләре ныгытылган, ясалма тигезсезлекләр урнаштырылган.

Эшләрнең генераль подрядчысы Татарстанның юл оешмаларының алдынгыларның берсе булган «Каздорстрой» ААҖ.

Искәртеп үтәбез, Рылеев урамы Казанның Совет районында урнашкан. Аның озынлыгы 699 м һәм ул Бохара, Физкультура, Шахтер, Черепичная, Фонвизин, Скрябин, Родина урамнарын кисеп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International