Агымдагы елның җәйге сезонында балаларны Россиянең көньяк курортларына сәфәргә баруы 3% арткан

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Җәй башыннан «Федераль пассажирлар компаниясе» АҖ ерак араларга хәрәкәт итүче поездлар белән оештырылган төркемнәр составында  350 мең балалар ташылган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 3% күбрәк. Искәртеп үтәбез, барлыгы бу сезонда оештырылган төркемнәр составында  480 мең чамасы балаларны сәфәргә җибәрү планлаштырылган (+7,1% узган елга).

Балалар төркемнәрен ташу өчен 29 махсус составлар формалашкан, алар илнең төрле регионнарыннан 189 рейс башкарачак. Поездлар биотуалетлар, су өчен кулерлар белән, кондиционерлар белән җиһазландырылган. Балалар төркеменә, психология буенча өстәмә уку үткән проводниклар  хезмәт күрсәтә. Поездларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен полиция хезмәткәрләре транспорт белән озатып баралар.

Искәртеп узабыз, РТЮ өч ел рәттән 1 июньнән 31 августка кадәр 10 яшьтән алып 17 яшькәчә балаларга поездларда йөрүгә 50% күләмендә ташлама тәкъдим итә. Агымдагы елның җәй башыннан тәкъдим ителгән скидка белән 2,4 миллион билет рәсмиләштерелгән.

Льготалы йөрү хокукы  алдан 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә бирелә иде, шул рәвешле, өченче ел рәттән мәктәп укучылары 50% скидка белән ел дәвамында куллана алалар.

Тулырак, балаларның төркемнәр составында  сәфәргә бару мәгълүматы буенча РТЮ сайтыннан карага мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International