Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының беренче яртыеллыктагы республиканың транспорт тармагының эш йомгакларына багышланган чираттагы коллегия утырышы узды. Коллегия эшендә ТР Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигматуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров, федераль хезмәтләрнең җитәкчеләре, республика министрлыклары, транспорт һәм юл республикасы предприятиеләре катнаштылар.
ТР Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигматуллин коллегия утырышында чыгыш ясады. Ул, көн саен барлык транспорт төрләре белән миллионга якын пассажирлар һәм 200 мең йөк ташылуын әйтеп үтте. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы куркынычсыз ташу һәм халыкка уңайлылык тәэмин итәргә тиешлеге турында сөйләде. Р. Нигматуллин сүзләре буенча, шәһәр ара ташуларның зур өлеше «заказлы» ташулар белән шөгылләнәләр. Бу ташулар закон таләпләрен бозып башкарыла, пассажирлар тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән 2018 елда 29 муниципаль берәмлекләрдә 135 авыл маршрутлары оештыру буенча тәкъдим әзерләгәннәр. Аерым алганда, Арск муниципаль районында 6 маршрут ачылган. Әлеге маршрутларны финанслау өчен 2018 елда – 122,4 миллион сум, 2019 елда – 173,5 миллион сум, 2020 елда – 143 миллион кирәк булачак.