Эльмира Зарипова: Эш урынында имгәнүләрнең төп сәбәбе - юл-транспорт һәлакәтләре

2018 елның 17 августы, җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының беренче яртыеллыктагы республиканың транспорт тармагының эш йомгакларына багышланган чираттагы коллегия утырышы узды. Коллегия эшендә ТР Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигматуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров, федераль хезмәтләрнең җитәкчеләре, республика министрлыклары, транспорт һәм юл республикасы предприятиеләре катнаштылар.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова коллегия утырышындагы чыгыш вакытында, эш урынында имгәнүләр булдырмас өчен профилактикалау сорауларына төп басым ясап үтте. Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча, Татарстанда беренче яртыеллыкта 59 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 11 кеше һәлак булган (2017 елның шул ук чорында 9 кеше һәлак булган). Эш урынында имгәнүләрнең төп сәбәбе - юл-транспорт һәлакәтләре, 59 очрактан 12 очрагы. Э. Зарипова әйтеп үтте, 2018 елның 5 июненнән №170 РФ транспорт министрлыгының боерыгы үз көченә керүен, бу боерык транспорт белән куллану тәртибенә һәм машина йөртүчеләрнең эш вакыты дәвамлыгына үзгәрешләр кертте. Норматив актлар нигезендә машина йөртүчеләрнең көндәлек эш вакыты 10 сәгатьтән артмаска тиеш. Шәһәр ара пассажирлар ташу вакытында, машина йөртүчеләргә тиешле ял урынына кадәр барып җитәргә мөмкинлек бирергә кирәк, бу очракта көндәлек эш вакыты 12 сәгатькә кадәр арта.

Бәхетсезлек очракларының сәбәпләрен анализлау, машина кабиналарының кабынып китү очракларының ешаюы, туктау урыннарында машина йөртүчеләрнең газ баллоннарын азык әзерләү һәм кабиналарны җылыту өчен кулланган аркасында булуын күрсәтә. 1 июльгә 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 1 кеше һәлак булган.  Эльмира Зарипова катгый рәвештә предприятия җитәкчеләренә газ балоннарын куллану куркынычлыгы буенча планнан тыш инструктаж үткәрү тәкъдим итте.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры эш урынында имгәнүләр булдырмас өчен чаралар оештырырга тәкъдим ясады. Аерым алганда, һәр автотранспорт предприятиясе хезмәтне саклау тәэмин итү буенча планны тикшерергә бурыч, машинада эшләүчеләрнең тиешле квалификациясе булырга, медицина таныклавы узырга, инструктаж үтергә тиеш, эш процессында шәхси саклану буенча катгый контроль кертергә кирәк. 2019 елның 1 январенә кадәр  хезмәт шартларының махсус бәяләү процедураларын төгәлләү һәм аның нигезендә хезмәткәрләргә гарантияләр һәм компенсацияләр бирү тәэмин ителергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International