Футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрү вакытында Татарстан системасы пассажирларга куркынычсыз һәм өзлексез хезмәт күрсәтү тәэмин итте        

2018 елның 17 августы, җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының беренче яртыеллыктагы республиканың транспорт тармагының эш йомгакларына багышланган чираттагы коллегия утырышы узды. Коллегия эшендә ТР Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигматуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров, федераль хезмәтләрнең җитәкчеләре, республика министрлыклары, транспорт һәм юл республикасы предприятиеләре катнаштылар.

Коллегия утырышын ачып, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин пассажирларны ташу күләменең артуы турында әйтеп үтте. Шулай итеп, һава транспорты  30% үсеш тәшкил итә, тимер юл транспорты – 12%, су транспорты – 8%. Бары тик автомобиль транспорты белән йөрү генә 1,5% кимүен күрсәтә.  Л. Сафин сүзләре буенча, пассажирлар агымының үсүенә киртә булучы, төп проблема, “заказлы” ташучыларның эшчәнлеге. Йөк ташу күләмнәре арткан: һава транспорты – 30%, автомобиль транспорты – 12%, тимер юл транспорты – 10%.

Министр урынбасары Андрей Егоров, эш тармагы күрсәткечләре буенча җентекләп сөйләп үтте. Аерым алганда, тимер юл транспорты белән 3 миллион 167 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу узган елның шул ук чорындагы күрсәткечләрнең 12% үсүен күрсәтә.  “РТЮ” ААҖ тимер юл транспорты һәм йөкләрне ташу хезмәте күрсәтү республика сәнәгать предприятияләре белән көйләнгән эш ярдәмендә, беренче яртыеллыкта Татарстан территориясендә 8 миллион 326 мең тонна йөк ташылган, бу узган елга караганда күрсәткечләрнең 10,7% үсүен күрсәтә.

А. Егоров, “РТЮ” ААҖ генераль директоры – идарә рәисе Олег Белозеров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов очрашу беркетмәсе нигезендә Татарстан Республикасы һәм “РТЮ” ААҖ үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча уртак эш төркеме булдырылганын хәбәр итте. Эшче төркеме утырышында тимер юл транспорты өлкәсендә республика өчен мөһим булган, якындагы елларга тормышка ашыру планлаштырылган, инфраструктура проектлары каралачак. Аларга түбәндәге эшләр керә: тимер юллар төзү, Яңа Аракчино станциясендәге Юдино – Дәрвишләр бистәсе станцияләре участогында транспорт инфраструктурасы объектларын төзекләндерү, Татарстан Республикасы  территориясендәге шәһәр яны тимер юл инфраструктурасын модернизацияләү, “Компрессорный” транспорт-күчеп утыру төенен төзү.

Һава транспортының эшчәнлеге буенча отчет чорында, республика аэропорты беренче яртыеллыкта 1 миллион 785 мең кешегә хезмәт күрсәткән, бу күрсәткеч 29,3% узган елга караганда күбрәк, шул исәптән “Казан” аэропортында 31,2% үсеш күзәтелә, “Бегишево” аэропортында – 26,1%.

Эчке су транспорты хезмәтләре белән беренче яртыеллыкта 135 мең кеше кулланган (шулардан ташлама категориясе белән 25 200), бу күрсәткеч 8,7% узган елга караганда күбрәк. Татарстан Республикасы бюджетыннан  беренче яртыеллыкта 36 миллион 363 мең сум кампланган.

Су транспортының хезмәт күрсәтүенең сыйфатын күтәрү өчен агымдагы елда тиз йөрешле “Метеор-240” һәм “Восход-51” теплоходларын модернизацияүләү төгәлләнгән

Беренче яртыеллыкта республика автотранспорт предприятияләре белән 109 миллион 300 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу узган елның күрсәткечләреннән 1,2% үсүен күрсәтә. Атотранспорт предприятияләренең күчмә состав саны хәзерге вакытта 2536 автобус, хезмәт күрсәтүче 650 маршрут бар. Шул исәптән, муниципаль ара 147 маршрутлар бар, алар буенча 579 автобус йөри.

Башлангыч мәгълүматлар буенча автомобиль транспортының йөк әйләнеше отчет чорда 19 миллион 467 мең тонна тәшкил итә, бу узган елның күрсәткечләреннән 12% үсүен күрсәтә.

Казанда 2018 елгы FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучыларына һәм кунакларына  транспорт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләрен “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде. Ул искәртеп үтте, Казан 2018 елгы FIFA дөнья кубогы кысаларында 6 матч кабул итте: 4 төркем этабы уеннарын һәм ике матч плей офф сериясендә үтте. «Казан-Арена» стадионына 42 408 кеше барган – бу 99% диярлек, ә барлыгы 6 матч эчендә стадионга 254 448 тамашачы килгән. Шуның белән бергә, 3 матч вакытында – Польша-Колумбия, Франция-Аргентина  һәм Бразилия-Бельгия уеннарында трибуналар 100% тулган. Бу көннәрдә зур йөкләнеш транспорт блогы җилкәләренә төште.

А. Кадыйров сүзләре буенча, республика FIFA алдында барлык йөкләмәләрне дә үтәде. Чемпионатның 5 рәсми тышкы транспрт пунктлары, 35 беркетмәле маршрутлар, “Казан” аэропортының һәм тимер юл вокзалларының операцион планнары расланды. “Казан” аэропортында 14 июннән 7 июльгә кадәр 3300 рейс башкарылган, шул исәптән 1215 халыкара һәм 1310 чартер рейслары. Барлыгы бу чорда 341 044 пассажирларга хезмәт күрсәтелгән, бу тәүлегенә 14 210 кеше тәшкил итә.

13 июннән 9 июльгә кадәр өстәмә бушлай поездлар белән 50 430 пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Барлык төр җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы белән 725 мең кеше кулланган. Пассажирлар ташу егәрлеген көчәйтү өчен 4 өстәмә маршрут оештырылган, аның буенча матч булган көннәрдә 73 автобус белән 206 740 пассажирны йөрткәннәр.

2018 елгы FIFA, транспорт тармагының эшен йомгаклап, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин аэропортларның, тимер юл вокзалларының, шәһәр яны электричкаларының һәм шәһәр җәмәгать транспортың пассажирларга куркынычсыз хезмәт күрсәтү тәэмин иттүен әйтеп үтте. Ул барлык тармак предприятиеләргә, бөтен шәхси составка Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә туктаусыз, югары сыйфатлы эш башкарган өчен зур рәхмәтен белдерде.

Коллегия эше ахырында ТР Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигматуллин һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм ведомство бүләкләрен тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International