«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проект кысаларында Казанда Бари Галеев урамында ремонт эшләре дәвам итә

2018 елның 17 августы, җомга

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Бари Галеев урамында ремонт эшләре дәвам итә.

Ремонт барышында “Сәйдәш” мәдәният сарае артындагы квартал эчендәге йөрү юллары белән бөтен урамны ремонтларга планлаштырыла.           5 269 кв.м мәйданда искесен салдырып яңа катлам югары сыйфатлы асфальт-бетон җәеләчәк, тротуарлар төзекләндереләчәк, борт ташын, юл билгеләрен алмаштыру һәм юл тамгалары төшереләчәк. Хәзерге вакытта транспорт йөрү өлешендә булган асфальт-бетон катламы фрезерланган һәм яңа тигезләүче катлам җәелгән, борт ташлары демонтажланган һәм монтажланган, тротуар ремонтлау эшләре тәмамлана.

Эшләрнең генераль подрядчысы Татарстанның юл оешмаларының алдынгыларның берсе булган «Каздорстрой» ААҖ.

Озынлыгы 698 метр булган Бари Галеев урамы Казанның Совет районында урнашкан һәм 2 урам белән киселешеп үтә – Николай Ершов һәм Октябрь шәһәрчеге. Бари Галеев урамында мәгълүмат технологияләре һәм элемтә Техникумы, №8 балалар шәһәр хастаханәсе һәм №352 “Рябинушка” балалар бакчасы урнашканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International