Ел башыннан ике катлы поездлар белән пассажирлар ташу 1,5 тапкыр артты

2018 елның 17 августы, җомга

2018 елның гыйнвар-июль айларында ике катлы «Федераль пассажирлар компаниясе» АҖ поездлары белән якынча 2,7 млн пассажир файдаланган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, ике катлы поездлар белән пассажирлар ташу 1,5 тапкырга күбрәк. Шулай ук июль аенда ике катлы поездлар белән сәфәргә 428 мең чамасы  пассажир барган (2017 елның июль аена +11,7%).

“Мәскәү – Казан – Мәскәү” маршруты буенча ел башыннан 237 меңнән күбрәк пассажирлар ташылган (2017 елның дәрәҗесенә +8%)

Хәзерге вакытта ике катлы 11 пар поезд 8 маршрут буенча йөри: Мәскәүдән Адлер, Воронеж, Казан, Кисловодск, Самара, Санкт-Петербург шәһәрләренә, шулай ук Санкт-Петербургтан һәм Ростов-на-Донудан Адлерга. Ике катлы поезд бер катлы составка караганда бер рейс эчендә 2 тапкырга күбрәк пассажирларга хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә.

ФПК паркында төрле типтагы 336 ике катлы вагон исәпләнә. Уңайлы булсын өчен һәм пассажирлар куркынычсызлыгына вагоннар заманча системалар белән җиһазландырылган (климат-контроль системалары, биотуалет һәм мультимедия комплекслары белән). Әйтергә кирәк, һәр ике катлы поезд физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International