«Казан-2» автовокзалы Мәскәүгә яңа рейс ача

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

«Казан-2» автовокзалы Мәскәүгә яңа рейс ача. Автобуслар Казаннан шимбә көнне 19:00 кузгалып китәчәкләр, юлга 13 сәгать чамасында вакыт китә, Мәскәүгә "Новогиреево" метросы янындагы "Центральный”  автостанциясенә якшәмбе көнне 07:30 килеп җитәчәкләр. Кире якка Мәскәүдән автобус 08:00 кузгалып китәчәк.

Юлда барган өчен түләү бәясе 1200 сум тәшкил итә, 12 яшькә кадәрле балаларга 50% ташлама ясала, багаж билеты бәясе 120 сум булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International