«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Академик Глушко урамын ремонтлау эшләренә керештеләр

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Академик Глушко урамында тулысынча ремонт ясалачак.

Ремонт ясалачак участокның озынлыгы 2 км тәшкил итә. Ремонт барышында 38 000 кв.м мәйданда яңа катлам полимер-битумлы үзле, югары сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетоны җәеләчәк, тротуарлар төзекләндереләчәк, юл билгеләрен алмаштыру һәм яңаларны кую эшләре алып барылачак. Термопластиктан, тузуга чыдам горизонталь юл билгеләре төшерү планлаштырылган. 1 тукталыш павильоны җиһазландырачак. Бүген транспорт йөрү өлешендә булган асфальт-бетон катламы фрезерлауга һәм борт ташлары демонтажлау эшләренә керештеләр.

Эшләрнең генераль подрядчысы Татарстанның юл оешмаларының алдынгыларның берсе булган «Каздорстрой» ААҖ.

Искәртеп үтәбез, 2018 елда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проекты буенча Казан агломерациясендә 113,72 км юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Казан агломерациясендә федераль һәм республика бюджетыннан паритет башлангычларда финанслауның гомуми күләме 1,6 млрд. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International