Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин үз хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына портфельләр тапшырды.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ел саен “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә катнаша. Портфельләр тулысынча беренче сыйныфка баручыларга кирәкле булган канцелярия товарлары белән тутырылган. Шулай ук министрлыкның традициясе булып һәрбер портфельгә яктылык кайтаручы шәхси «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» билгеләре ябыштырыла.
Ленар Сафин булачак укучыларга уңышлар теләде, ә балалар үзләренең укырга теләкләре турында сөйләделәр. Укый, яза һәм саный белүләре белән дә мактанып алдылар. Бишле һәм дүртлеләргә генә укырга вәгъдә бирделәр.
Аннары балаларга ата-аналарың эш урыннарын күрсәттеләр. Экскурсиядән соң, тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр.
Хәерле юл сезгә, безнең булачак беренче сыйныф укучылары. Кызыклы һәм уңышлы мәктәп тормышы телибез сезгә!