«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Главная урамында ремонт эшләре дәвам итә.
Ремонт барышында Липатов урамыннан Халезов урамына кадәр 252 м озынлыктагы өлешне ремонтларга планлаштырыла. 3 232 кв.м мәйданда искесен салдырып яңа катлам югары сыйфатлы асфальт-бетон җәеләчәк, тротуарлар төзекләндереләчәк, борт ташын, юл билгеләрен алмаштыру һәм юл тамгалары төшереләчәк. Хәзерге вакытта транспорт йөрү өлешендә булган асфальт-бетон катламы фрезерланган, борт ташлары демонтажлау эшләре тәмамланган һәм яңа тигезләүче катлам җәелгән.
Главня урамы Казанның Совет районының Дәрвишләр бистәсе поселыгында уранашкан. Аның озынлыгы 1236 метр тәшкил итә һәм 8 урам белән киселешеп үтә – Вяземская, Окружная, Инструментальная, Парк, Каштан, Хезмәтчәннәр, Липатов һәм Халезов.
Эшләрнең генераль подрядчысы Татарстанның юл оешмаларының алдынгыларның берсе булган «Каздорстрой» ААҖ.