Горький тимер юлының Казан төбәгендә транспорт чаралары аеруча интенсив йөри торган тимер юл аркылы чыгу урыннарында 5 фото- һәм видеотеркәү системалары урнаштырылачак. Комплекс техник чаралар системасын тәкъдим итә, система барлык юл аркылы чыгучы машиналарның дәүләт теркәү билгеләрен ачыкларга мөмкинлек бирә, һәм тиешле мәгълүматны ЮХИДИгә тапшыра. Килгән мәгълүматны карап, нәтиҗәләр буенча закон бозучыларга карата штраф рәвешендә административ җәза кулланыла.
Барлыгы Казан төбәге полигонында 195 юл аркылы чыгу урыны урнашкан, шуның 21 урыны видеокүзәту системалары белән җиһазландырылган. Ел башыннан тимер юл аркылы чыгу урыннарында 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган. Барлык юл-транспорт һәлакатенең сәбәбе - машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.