Август һәм сентябрь айларында 6404 нче номерлы Казан-Арча шәһәр яны поездының йөрү маршруты озайтыла һәм 6409 нчы Вятские Поляны-Казан шәһәр яны поезды билгеләнә.

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Тимер юлда ремонт эшләре барган көннәрдә Арча-Куркачи аралыгында 6, 7, 8, 13, 14, 15, 21, 22, 23, 28, 29, 30 августта һәм 2, 3, 4 сентябрьдә 6404 нче номерлы Казан-Арча шәһәр яны поездының йөрү маршруты Вятские Поляны станциясенә кадәр озайтыла. Поезд Казан станциясеннән 07.54 кузгала, Вятские Поляны станциясенә 11.28 килә.

Шулай ук бу чорда өстәмә 6409 нчы номерлы Вятские Поляны-Казан юнәлеше билгеләнә. Поезд Вятские Поляны станциясеннән 16.00 кузгала, Казан станциясенә 19.42 килә.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru,  шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International