Лаеш муниципаль районында 6 августтан 8 августка кадәр Сокуры-Кильби-Травкино автомобиль юлының 4,8 чакрымыннан 6 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Машина йөртүчеләргә урап узу өчен федераль әһәмияттәге «Казан» халыкара аэропортына керү юлы, Казан-Оренбург һәм төбәк әһәмиятендәге Аэропорт-Столбище, Столбище-Атабай, Сокуры-Хәерби-Травкино автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.