Апас муниципаль районында 3-27 августта «Олан-Каратун»-Олы Кайбыч автомобиль юлының 8,4 чакрымыннан 10,4 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Олан-Каратун һәм Олы Кайбыч-Колаңгы автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.