Гражданнар авиациясендә стратегик эшләнмәләр үзәге Евразия регионындагы аэропортлар, авиакомпанияләр һәм гражданнар авиациясе предприятиеләре арасында авиация маркетингы өлкәсендә Евразия премиясен оештырды.
Премия коммерция һәм маркетинг эшчәнлеге өлешендә авиакомпанияләр һәм аэропортлар эшчәнлегенең үлчәнелә торган критерийларын һәм сыйфатлы характеристикаларын объектив бәяләү юлы белән лауреатларны сайлауны күздә тота.
Комплекслы эксперт бәяләүләре нәтиҗәләре буенча «Авиакомпания года» дигән мактаулы исем түбәндәгеләргә бирелде: А төркемендә (ташулар күләме елга 5 миллионнан артык пассажир) - «Уральские авиалинии» авиакомпаниясенә, В төркемендә (ташулар күләме елга 1 алып 5 миллионга кадәр кадәр пассажир) - «Глобус» авиакомпаниясенә, С төркемендә (авиаташулар күләме елга 500 меңнән алып 1 миллион пассажирга кадәр) -«ИрАэро» һәм «Азимут» авиакомпанияләренә, чартер авиакомпанияләре төркемендә - «Nordwind» авиакомпаниясенә.
Шулай ук премияләр аерым номинацияләрдә дә бирелде, мәсәлән, SCAT Airlines, Uzbekistan Airways AirFrance-KLM, "Emirates" авиакомпанияләре билгеләп үтелде.
«Казан» халыкара аэропорты узган елга 37% үсеш темпы белән елга 1 млн. нан артык пассажирга хезмәт күрсәтеп Россиянең иң тиз үсүче аэропорты премиясе җиңүчесе булды.
2017 елның аэропортлары бенчмаркингы нәтиҗәләре буенча «Аэропорт года» номинациясендә түбәндәге аэропортлар билгеләнгән: «Южно-Сахалинск» халыкара аэропорты һәм «Аэропорты Севера» ФКП.
Евразия премиясенең эксперт комитеты шулай ук уңышларга ирешкән өчен түбәндәге аэропортларны һәм башка категорияләрдәге аэропорт төркемнәрен билгеләп үтте: «Внуково» халыкара аэропорты, «Минеральные Воды» халыкара аэропорты, «Иркутск» халыкара аэропорты, «Емельяново» халыкара аэропорты, «Минск» халыкара аэропорты, ANA - Aeroportos de Portugal, «Звартноц» халыкара аэропорты, «Мюнхен» халыкара аэропорты, «Воронеж» халыкара аэропорты.
Бүләкләү тантанасы NETWORK маршрутларын үстерү буенча Евразия форумы кысаларында узды.