Плацкарт вагоннардагы урыннарга билетларны 40% ташлама белән алырга мөмкин

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

1 октябрьдән 21 декабрь кадәр “Федераль пассажир компаниясе” поездларының плацкарт вагоннарындагы өстәге урыннарга пассажирлар юл йөрү документларын махсус бәяләр буенча рәсмиләштерә алалар. Өстәге кырый урыннарга (№ 38-54 (җөп урыннар)) һәм өстәге урыннарга (№ 34, 36) билет алган очракта ташлама 40% тәшкил итә.

Ташлама юл тарифларына гына кулланыла һәм сервис хезмәтләре комплексы, урын-җир өчен түләүгә кагылмый. Урыннар саны чикләнгән. Балалар тарифы буенча, шулай ук оештырылган төркемнәр өчен ташлама каралмаган.  

Тулырак мәгълүматны “Россия тимер юллары” ААҖнең Бердәм мәгълүмат-белешмә үзәгендә яисә 8 (800) 775-00-00 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International