NETWORK форумында катнашучылар FIFA 2018 үткәрү чорында авиацион һәм авиацион булмаган эшчәнлекне оештыруның уңышлы тәҗрибәсе турында белделәр

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

«Казан» халыкара аэропортының Махсус һәм әһәмиятле проектлар җитәкчесе Павел Ходалов FIFA 2018 үткәрү чорында авиацион һәм авиацион булмаган эшчәнлекне оештыруның уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Спикер аэропорт инфраструктурасы һәм персоналын әзерләү, шулай ук аэропорт хезмәтләренең Операцион транспорт планы нигезендә Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүне тәэмин итүче башка структуралар белән үзара бәйләнештә булу үзенчәлекләре турында сөйләде. Клиент төркемнәре, командалар һәм югары дәрәҗәле затларның хәрәкәт маршрутлары алдан ук төпле итеп эшләнелде. Терминалларның автономиялелеге җанатарлар төркемнәрен эффектив бүлү мөмкинлеге бирде.

Исегезгә төшерәбез, NETWORK маршрутларын үстерү буенча Беренче Евразия форумы Казанда 29 июльдә старт алды. Бүген ул үз эшен тәмамлый. NETWORK – дөньяның төрле төбәкләреннән авиакомпанияләр һәм аэропортларны берләштерә торган авиация маршрутларын үстерү буенча яңа халыкара мәйданчык.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International