Казаннан очып китүче трансфер пассажирлары саны буенча юнәлешләрнен топ-10 Париж, Тель-Авив, Милан, Лондон, Мюнхен, Берлин һәм башка шәһәрләр керә. NETWORK эшлекле программасы кысаларында үткәрелгән статистик күрсәткечләр анализы нәтиҗәләре әнә шундыйлар, дип хәбәр итте «Казан» халыкара аэропортын стратегик үстерү буенча директор Вероника Акташева.
«Казан» халыкара аэропорты планында әлеге юнәлешләрдә рейслар ачу, шулай ук Азиянең Тәһран һәм Пекин шәһәрләренә дә. Аэропорт якын арада Россия эчендәге һава линияләрендә - Әстерхан, Иркутск, Красноярск, Чиләбе, Грозный, Мурманск һәм башка шәһәрләргә рейслар ачарга планлаштыра.