2030 елга бөтен дөньяда даими рәвештә пассажир авиаташулары 6 млрд. кешегә кадәр артачак. Бу хакта Халыкара гражданнар авиациясе оешмасы (ICAO) фаразына таянып Гражданлык авиациясендә стратегик эшләнмәләр үзәге генераль директоры Антон Корень NETWORK эшлекле программа кысаларында уза торган Гражданнар авиациясе стратегик форумының пленар сессиясендә әйтте. Шул ук вакытта ICAO якындагы 20 ел эчендә рейслар саны 30дан 60 миллионга кадәр артырга тиеш дип фаразлый.
Шулай ук, Антон Корень ICAO дөньясында икътисади вәзгыятьнең яхшыруы белән йөк ташу өлешенең дә алга баруын хәбәр итте. Халыкара аэропортлар советы ACI фаразы буенча йөк базарының күләме 2031 елга 225 млн. тонна булуы көтелә, уртача үсеш темпы елга 4,5%.
NETWORK эшлекле программа кысаларында IATA кыска вакытлы фаразлары яңгырады, алар нигезендә 2018 елга дөнья авиакомпанияләре хезмәт күрсәткән пассажирлар саны 4,3 миллиард пассажирга артачак. Йөк ташуның күләме 2018 елда 4,5% ка артыр дип фаразлана.
Пассажирлар ташудан керем агымдагы елда 581 млрд. долл. кадәр артачак, ә дөнья йөк авиаташулары тармагы кереме 59,2 млрд. долл. кадәр артачак.
Авиаташулар буенча Россия базарына килгәндә исә, Антон Корень аның моңарчы күрелмәгән үсешен ассызыклады.
Антон Корень билгеләп үткәнчә, дөньяда якындагы елларда авиация тармагы үсешенең уңай тренды көтелә. Бу эре авиация проектларын карауны һәм үстерүне перспективалы итә.