Бүген Казанда NETWORK маршрутларын үстерү буенча I Евразия форумы эшен дәвам итә, ул 29 июльдә башланган иде. Форумның максаты - авиакомпанияләр һәм аэропортларның маршрутлар челтәрләрен үстерү.
Хәзерге вакытта 200дән артык катнашучы теркәлгән, алар арасында түбәндәге авиакомпанияләр: Аэрофлот – Россия авиалинияләре, Air France, KLM, Emirates, Turkish Airlines, Uzbekistan airways, Turkmenistan Airlines, Latam Airlines, Ellinair, Flydubai, SCAT, Atlas Global, Utair, AZUR air, Азимут, РусЛайн, ЮВТ-аэро, Winged Cargo, Волга-Днепр һәм башка авиакомпанияләр; аэропортлар: Казан, Шереметьево, Домодедово, Минск, Дүшәнбе, Рампорт, Калининград, ANA Aeroportos de Portugal, Munich, Zvartnots, Толмачево, Симферополь һәм башкалар. Шулай ук форумда идарәче компанияләр, төбәкләрнең транспорт һәм туристик министрлыклары һәм башка оешмалар катнашачак.
Форумның төп чарасы булып фикер алышулар программасы (networking) булачак, катнашучылар анда маршрутлар челтәрен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча шәхси фикер алышу максатыннан эшлекле очрашулар үткәрә алачаклар.
NETWORK форумы кысаларында берничә чара үткәрү ниятләнә. Аерым алганда, бүген Гражданнар авиациясенең VI халыкара стратегик форумы-2018 узачак. 31 июльгә «Маркетинг и коммерция авиакомпаний-2018» II халыкара конференциясе планлаштырылган. 1 августта - форумның соңгы көнендә - «Маркетинг и коммерция аэропортов-2018» VI халыкара конференция узачак.
Форум кысаларында аэропортлар, авиакомпанияләр, туристлык операторлары, төбәкләрнең туристик мөмкинлекләре күргәзмәсе оештырылачак.