Россия тимер юллары клиентлары белән араны яхшырту өчен Казанда Горький территориаль фирма транспорты хезмәте күрсәтү үзәге каршындагы Транспорт хезмәтләре сату үзәге эшли башлады. Казандагы Транспорт хезмәтләре сату үзәге Горький тимер юлы чикләрендә икенче булды. Беренче офис Түбән Новгородта 2017 елның сентябрендә ачылган иде.
Үзәк тимер юлда йөк ташуны оештырганда тулы хезмәттәшлек циклын тәэмин итә – клиент бер офиста аерым продукцияне транспортлау мәсьәләләрен хәл итеп генә түгел, үз предприятиесенең бөтен логистикасын оештыра ала. Үзәк белгечләре йөк белән эшләү өлкәсендә киң хезмәтләр спектры күрсәтәчәкләр: базадан алып (бер станциядән икенче станциягә күчерү, күчмә состав оештыру) 3PL һәм 4PL форматтагы шәхси комплекслы логистик чишелешләргә (терминал-склад комплексы бүлекчәләре, GEFCO, «РЖД Логистика» һәм «Трансконтейнер» компанияләре белән берлектә) кадәр.
Казандагы РТЮ хезмәтләрен сату үзәге Чернышевский урамы, 36/14 йорт адресы буенча урнашкан. Белгечләр консультацияләрен (843) 294-07-24, 8 (831) 248-37-37 телефоннары һәм электрон почта sales@grw.ru аша алырга мөмкин.