«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында Казанның 6 урамында ремонт эшләре башлана

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның әйдәп баручы подрядчы оешмаларының берсе - «Каздорстрой» ААҖ «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проекты кысаларында Казанның 6 урамында ремонт эшләре башлый.

Ремонт барышында Шуртыгин урамының 700 м озынлыктагы участогын  ремонтлау планлаштырыла. 7882 кв.м мәйданда искесен салдырып яңа катлам югары сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетон җәеләчәк, тротуарлар ремонтланачак, борт ташлары, култыкса киртәләре һәм 6 юл билгесе алмаштырылачак.

Искра урамында тротуарлар һәм 498 м озынлыктагы участок ремонтланачак. Биредә шулай ук яңа катлам ЩМА-15 асфальт-бетон һәм 4 юл билгесе алмаштырылачак.

Проект кысаларында 2 км озынлыкта Глушко урамы яңартылачак. Биредә 35667 кв.м мәйданда юл катламы югары сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетонга алыштырылган, 8 юл билгесе урнаштырылган, юл тамгалары төшерелгән.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проекты кысаларында тагын өч урам яңа күренеш алачак:  Вяземская 400 м озынлыкта, Рылеева - 670 м һәм Петр Алексеев - 200 м. Бу урамнарда автотранспорт хәрәкәтенең интенсивлыгы түбән булганга юл катламы вак төерле асфальт-бетоннан башкарылачак.

 

Рәсемдә: Шуртыгин урамында ремонт башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International