1 августтан ерак арага йөри торган һәм шәһәр яны поездларының юл йөрү документларында поездларның китү һәм килү вакытын күрсәтү тәртибе үзгәрә. Хәзер тимер юл билетларында җирле вакыт кына күрсәтеләчәк. Хәзерге вакытта билетларда составның килү һәм китү вакыты Мәскәү вакыты белән күрсәтелә.
Юл йөрү документларының вакытны күрсәтү форматы үзгәргән бланклары сатуга 4 майдан чыкты (поезд китәргә 90 тәүлек кала).
Пассажирлар уңайлылыгы өчен китү һәм килү вакыты Мәскәү вакытыннан аерманы төгәлләү белән күрсәтелә (кузгалу СС:ММ җирле вакыт белән (МСК+3)). Җирле вакыт турында мәгълүмат поездлардагы таблоларда, платформалардагы күрсәткечләрдә һәм вокзаллардагы электрон сәгатьләрдә чагылачак.