Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 121 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 17 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 172 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 92 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5449 кеше килгән, 5210 пассажир киткән.

18 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшенле, җил төньяк-көнчыгыштан, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: +24 - +29 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International