21 июльдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә багышланган тантаналы чара - "Изге Болгар җыены" уздырылачак.
Әлеге чара кысаларында өстәмә рейслар оештырылачак: автобуслар «Башкала» автовокзалыннан сәгать 06.00, «Көньяк» автовокзалыннан 06.20 кузгалачак. Болгардан кире якка 16.00 сәгатьтә юл алачак. Билет бәясе бер юнәлештә – 310 сум. Шулай ук теләге булганнар "Көньяк" автовокзалыннан көн саен 10.00 һәм 17.45 сәгатьтә китүче (Болгардан кире юнәлештә 06.00 һәм 14.00 сәгатьтә) даими рейслар белән файдалана алачаклар.
Моннан тыш, Казан пассажирлар порты 21 июльдә Казан-Болгар-Тәтеш маршруты буенча 124 кеше сыйдырышлы «Метеор» теплоходының махсус рейсын оештыра. Казаннан теплоход 06.00 сәгатьтә китәчәк, Болгардан кире юнәлештә - 16.30. Шулай ук Казан елга портыннан Болгарга даими рейслар түбәндәге җәдвәл буенча башкарылачак: Казаннан 08.00 һәм 09.00 сәгатьтә юл алачак, Болгардан кире юнәлештә 15.40 һәм 15.30 сәгатьтә.