Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 19 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 111 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 109 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 34 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5976 кеше килгән, 6293 пассажир киткән.
16 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, яшен вакытында 17-22 метрга кадәр. Температура: +27 - +32 градус.