Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 127 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 123 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 100 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 34 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5108 кеше килгән, 4911 пассажир киткән.
13 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил төньяк-көнбатыштан, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр. Температура: +21 - +26 градус.