"Казан" халыкара аэропорты 6-7 июльдә 26 153 пассажирга хезмәт күрсәткән

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

6-7 июль көннәрендә «Казан» халыкара аэропортында пассажирлар агымы 26 153 кеше тәшкил иткән. Шулардан 15 534 пассажирга эчке юнәлешләрдә хезмәт күрсәтелгән һәм 10 619 - халыкара юнәлешләрдә. Барлыгы 271 авиарейс үтәлгән.

2018 елнын 1 гыйнварыннан 6 июленә кадәр 1 509 051 пассажирга хезмәт күрсәтелгән - бу узган елның шул ук чорындагына караганда 32% ка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International