Бүген Казанга Бразилия-Бельгия матчына җанатарлар белән 8 бушлай поезд килә

2018 елның 6 июле, җомга

Бүген Бразилия һәм Бельгия командалары арасында булачак Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы соңгы уенына Мәскәү һәм Самарадан җанатарлар белән сигез бушлай поезд киләчәк.

«ФПК» АҖнең Горький филиалындагы «Казан» вагоннар участогы башлыгы Олег Коновалов хәбәр иткәнчә, җанатарларны түләүсез йөртү өчен Россия тимер юллары холдингы уңайлы поездларның 80 якын составларын җәлеп итте. Бу заманча вагоннар, уңайлы сәфәр өчен барлык кирәкле сервислар белән җиһазландырылган: кондиционерлар, розеткалар, WI-FI, яңа бәдрәфләр. Һәр поездда аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен махсус җиһазландырылган купе белән вагон бар. Гомумән алганда, барлык еракка йөрүче поездлар Чемпионат җанатарларын һәм кунакларын түләүсез йөртү өчен билгеләнгән, шул исәптән тизьйөрешле «Сапсан»нар. Поездлар 11 шәһәрләр-оештыручылар арасында 31 маршрут буенча 734 өстәмә рейслар башкарачак. Бушлай поездларда җанатарларга хезмәт күрсәтү өчен барлыгы 2,3 мең проводник һәм поезд начальниклары, шулай ук 3 меңнән артык вокзаллар хезмәткәрләре махсус әзерлек узды.

Дөнья чемпионаты FIFA-2018 төркем этабы кысаларындагы Россиядә бушлай поездлар 213,5 мең җанатарга хезмәт күрсәткән.  29 июньдә Казан, Сочи, Мәскәү, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург һәм Самарада узачак плей-офф матчларына ташулар старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International